Министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов "ИННОКАМ" ассоциациясенең Кадрлар комитеты утырышы эшендә катнашты

2017 елның 13 октябре, җомга

2017 елның 13 октябрендә Алабуга шәһәрендә Road-show "Минем шәһәр. Минем талант" кысаларында "ИННОКАМ" ассоциациясенең Кадрлар комитетының чираттагы утырышы булып узды.

Министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтовның доклады "ИННОКАМ" ассоциациясе предприятиеләре өчен "Акыл мөлкәтенә хокуклар белән идарә итү һәм аларны коммерцияләштерү" программасы буенча  укулар оештыруга багышланган иде.

Татарстан Республикасының югары инновация потенциалын һәм инвестицияләр ягыннан кызыклы булуын, шулай ук акыл мөлкәте объектларына заявкалар бирү һәм алардан файдалану буенча Роспатент рейтингында республиканың югары позициясен билгеләп, икътисад министры урынбасары шулай ук акыл мөлкәтен үстерү өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләргә дә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International