9 октябрьдән 11енә кадәр Гуанчжоу шәһәрендә (КХР) кече һәм урта эшкуарлык буенча III Кытай-Россия эш форумы – 2017 уза. Форум "Кече һәм урта бизнесның зур мөмкинлекләре" шигаре астында узачак һәм тематик секцияләргә бүленәчәк. Форум үзен Россия һәм Кытай эшкуарлары арасында эшлекле хезмәттәшлекне җайга салуның нәтиҗәле мәйданчыгы буларак танытты.
Форумда Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин катнаша. Форум кысаларында эшлекле очрашулар үткәрү, шулай ук "Суньшань күле" технопаркын карау планлаштырыла.