Кредит оешмалары банк хезмәтләрен күрсәтү өчен белешмәләрне мөстәкыйль рәвештә сората алачак

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

2018 елның 1 февраленнән башлап Хөкүмәтнең 2017 елның 2 октябрендәге 1202 номерлы карары һәм Хөкүмәтнең 2017 елның 3 октябрендәге 2147-р номерлы боерыгы үз көченә керәчәк, алар банк хезмәтләре күрсәтелгәндә кредит оешмаларының, дәүләт органнарының һәм гражданнарның багланышларының гамәлдәге тәртибен камилләштерә. Проектларны эшләүче – Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы.

Күрсәтелгән датадан башлап зарури белешмәләр буенча клиентның гарызнамәләре кредит оешмалары тарафыннан формалаштырылачак һәм дәүләт органнарына Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы аша тапшыралачак, ә аларның нәтиҗәләре автомат рәвештә банкка җиткереләчәк. Бу хәл банк хезмәтләре алу процедурасын гадиләштерү һәм вакытларын киметү мөмкинлеген бирәчәк, чөнки мөрәҗәгать итүчегә, мисал өчен, кредит алу яисә ипотека рәсмиләштерү өчен документлар артыннан дәүләт органнарына мөрәҗәгать итү зарурлыгы юкка чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International