"Стратегия-2035" конкурсына заявкалар кабул ителә башлады

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Федерация Советының Россия Федерациясе Федераль Җыелышының икътисадый сәясәт буенча комитеты тарафыннан Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә "Стратегия-2035" конкурсы үткәрелә.

Конкурс 2035 елга кадәр Россия Федерациясен социаль-икътисадый үстерү стратегиясенә яшь гражданнарның тәкъдимнәрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Конкурс номинацияләре:

– "2035 елда Россия" темасына эссе;

– "2035 елда Россия" темасына рәсем;

– "2035 елда Россия" темасына видеоролик.

Конкурста җиңүчеләргә чараны оештыручылар тарафыннан кыйммәтле призлар һәм бүләкләр тапшырылачак, шулай ук "Киләчәк стратегиясе" мәгариф форумы кысаларында алар Европа Советында белем алу һәм стажировка үтү өчен 2018 елда "Артек" халыкара балалар үзәге махсуслаштырылган сменасына чакырылачаклар, шулай ук Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының Идарә һәм социаль-икътисадый проектлау институты программаларында белем алу өчен грант алуга дәгъва белдерү мөмкинлегенә ия булачаклар.

Конкурста катнашу өчен заявкалар 2017 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.

Конкурс турында тулырак мәгълүматлар биредә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International