Республикага Абхазия Республикасыннан делегация килеп китте

2017 елның 8 сентябре, җомга

2017 елның 4 сентябреннән 8 сентябренә кадәрге чорда Абхазия Республикасындагы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең Татарстан Республикасына визиты булды.

Визит барышында делегация әгъзаларының һөнәри мәнфәгатьләренә туры китереп, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләрнең Советлары вәкилләре белән очрашулар оештырылды.

Делегация вәкилләре шулай ук  IТ-паркта, "Иннополис" МИЗ, "Химград" технополисында, КИП-мастерда, "Алабуга" МИЗ булдылар, дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенең эше белән таныштылар.

Делегация вәкилләре программаның бай һәм файдалы булуы турында билгеләп үттеләр, нәтиҗәдә эшлекле элемтәләр урнаштырылды, хезмәттәшлек итү турында килешенгәлекләргә ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International