Дәүләт ветеринария күзәтчелеген үткәргәндә тикшерү кәгазьләре зарури тәртиптә кулланылачак

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 30 августындагы тиешле 1041 номерлы карары нигезендә Дәүләт ветеринария күзәтчелеге турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде.

Үзгәрешләргә караганда, федераль дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашырганда Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең вазыйфаи затлары юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга планлы тикшерүләрне үткәргәндә тикшерү кәгазьләреннән файдаланачаклар.

Планлы тикшерүнең предметы тикшерү кәгазьләренә кертелгән сораулар исемлеге (контроль сораулар исемлеге) белән чикләнә, алар үз чиратында тикшерү объектына белдерелә торган, үтәлеше гражданнарның гомеренә, сәламәтлегенә зыян китерелү куркынычы, хайваннарга, үсемлекләргә, әйләнә-тирә мохиткә, мәдәни мирас объектларына, дәүләтнең иминлегенә зыян китерелү, гадәттән тыш хәлләр китереп чыгару куркынычы барлыкка килүгә юл куймау күзлегеннән караганда аеруча әһәмиятле булган зарури таләпләргә кагыла торган сорауларны үз эченә алачак.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елда "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законга норма кертелде, аның нигезендә дәүләт контроленең (күзәтчелегенең), муниципаль контрольнең аерым төрләрен оештырганда һәм үткәргәндә планлы тикшерү үткәрү вакытында дәүләт контроле (күзәтчелеге) органы, муниципаль контроль органы вазыйфаи затының тикшерү кәгазьләреннән (контроль сораулар исемлекләреннән) файдалану бурычы карала.

Кабул ителгән карарлар гражданнарның һәм оешмаларның административ һәм финанс чыгымнарын киметүгә, контроль-күзәтчелек органнары эшчәнлегендә үтәкүренмәлелекне арттыруга, планлы тикшерүләрне үткәрү вакытын кыскарту хисабына кулланыла торган хезмәт, матди һәм финанс ресурсларын оптимальләштерергә ярдәм итәчәк.

Карар 2017 елның 1 октябрендә үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International