Еш бирелә торган сораулар

Ни өчен бәяләр арта, ә пенсиягә өстәмәләр бик кечкенә?

Татарстан Республикасында билгеләнгән пенсияләрнең уртача күләменең сатып алу сәләте уңай динамикага ия (пенсиянең пенсионерның яшәү минимумына мөнәсәбәте). Әйтик, 2005 елда ул 129,9% тәшкил иткән, 2006 елда — 131,4%, 2007 елда — 142,4%.

2008 елның 1 нче февраленнән куллану бәяләре индексының үсеше буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлеше 12% ка индексацияләнгән, һәм 2008 елның 1 нче апреленнән аны Россия Федерациясе Пенсия фонды керемнәре үсеше индексы буенча 7,5% ка, шулай ук 2008 елның 1 нче августыннан хезмәт пенсиясенең база өлеше күләмен тагын 14% ка арттыру планлаштырыла.

Моннан тыш, Татарстан Республикасында пенсионерларга һәм гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр рәвешендә адреслы социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары гамәлгә ашырыла (аз тәэмин ителеш буенча, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсешен чикләүгә, җан башына уртача кереме 7 мең сумнан артмаган гаиләләр өчен торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү артуның чик дәрәҗәсен арттыруга, үзәкләштерелгән җылытуга, фатир саен җылылык системаларын урнаштыруга түләүгә), транспортта йөрү өчен айлык акчалата түләүләр һәм башкалар.

Хәзерге вакытта республиканың тиешле ведомстволары гражданнарның бу һәм башка категорияләренә карата социаль ярдәм чараларын киңәйтү мәсьәләләре өстендә эшли.

(Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының социаль үсеш бүлеге)

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International