Еш бирелә торган сораулар

"Дәүләт-халык", "дәүләт-бизнес"мәгълүмат порталларында урнаштырылган дәүләт хезмәтләре регламентлары кабул ителдеме? Регламентларда электрон формада дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе ничек язылган?

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 30 октябрендәге 526 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 24 июлендәге 603-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан физик һәм юридик затларга дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентлары Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының тиешле боерыклары белән расланган.

Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү тәртибе, ягъни дәүләт башкарма хакимият органына шәхси мөрәҗәгать итмичә, хәзерге вакытта эшләнә. Әмма әлеге административ регламентлар гариза бирүченең хезмәт күрсәтү барышын интернет аша күзәтеп тору мөмкинлеген күздә тота.

Тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында булган, шулай ук турыдан-туры Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарында булган Татарстан Республикасының тиешле министрлыклары һәм ведомстволары субпорталларында табарга мөмкин.

Дәүләт идарәсе методологиясе бүлеге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International