The cooperation agreement between the Bank VTB and the Republic of Tatarstan has been signed

8 June 2017, Thursday

 ВТБ банкы җитәкчелеге бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында булды. Очрашуда  Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов катнашты.

Яклар алдагы хезмәттәшлек, регионда дәүләт ярдәме программасының гамәлгә ашырылуы һәм инвестицион, инновацион һәм фәнни-техник проектларны гамәлгә  ашыруга ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен карады.

Очрашу ахырында ВТБ банкы һәм   Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек килешүенә кул куелды. Документ регионның социаль-икътисади үсешенә юнәлтелгән.

Документларга имзаларын ВТБ банкы идарәсе рәисе – президент урынбасары   Денис Бортников һәм   Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов куйды .

Килешү  индустриаль парклар һәм регионның сәнәгать мәйданнары резидентларын яклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча яклар аралашуның төп юнәлешләрен билгели. Аерым алганда, бердәм тырышлыкны икътисадның приоритет өлкәләре проектларын гамәлгә ашыруга ярдәмгә җибәрү каралган.

SUBSCRIBE FOR NEWS
All content on this site is licensed under
Creative Commons Attribution 4.0 International